Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Хохлов Федор Андреевич

ТАССРның 100 еллыгында без ­Тәтеш шәһәрендә һәм Тәтеш ягындагы мактау­лы гражданнарга багышланган зур булмаган ­язмалар ­циклын башлыйбыз.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Танылган партия, хуҗалык һәм җәмәгать эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты, профессор Хохлов Федор Андреевич 1928 елның 1 гыйнварында Тәтеш районы Кече Бисәр авылында туа.

Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Туган районында хезмәт эшчәнлеген агроном буларак башлап җибәрә. 1958 елдан алып 1967 елга кадәр башкарма комитет рәисенең беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы, шәһәр партия комитетының икенче секретаре, ТАССРның Әлмәт районында колхоз-совхоз идарәсе начальнигы була. 1967 елда КПССның Тәтеш райкомының беренче ­секретаре итеп сайлана. 

Ул Тәтеш җирендә эшләгән вакытта үткәрелгән үзгәртүләр, игенчелектә яңа технологияләр куллану югары потенциал һәм авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүдә резервлар ача һәм иген культурасы, шикәр чөгендереннән мул уңыш алу мөмкинлеген бирә. Федор Андреевич Хохловның игенчелек, терлекчелек мәсьәләләре, республиканың алдынгы районнарында социаль инфраструктура үсеше буенча кыю новаторлык проектларын максатчан һәм ныклы рәвештә тормышка ашыруы ярдәмендә Тәтеш районын алгы рәткә чыгара. 

Марий АССРның авыл хуҗалыгы ми­нистры, авыл хуҗалыгы буенча Марий КПСС өлкә комитеты секретаре була. Пенсиягә чыкканнан соң нәселле терлекләр асраучы хуҗалык оешмаларында генераль директор урынбасары, фәнни-производство фирмасы директоры булып эшли, Марий Эл Республикасы Президенты киңәшчесе булып тора. 

Халыкара хакыйки икътисад академиясе академигы. Авыл икътисадын үстерүдәге зур уңышлары өчен Октябрь Революция­се ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, күп медальләр белән бүләкләнә, “Марий АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек була. ТАССРның һәм Марий АССРның Югары Советы депутаты итеп берничә тапкыр сайлана. “Олы тормыш” китабы авторы.

1998 елда “Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 
2006 елның 16 февралендә вафат була, кече ватанында, Тәтеш районы Кече Бисәр авылында җирләнә. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев