Кузин Николай Петрович
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.
(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны Кузин Николай Петрович 1945 елның 1 сентябрендә Тәтеш районы Киртәле авылында туа. Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген “Кызыл Байрак” колхозында башлап җибәрә. Киртәледә авыл клубы мөдире, “Октябрьгә 13 ел” колхозында агроном, баш агроном, Тәтешнең авыл хуҗалыгы техникумы директоры урынбасары, Тәтешнең ашлык кабул итү предприятиесе директоры, “Дуслык” колхозында рәис булып эшли. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең аеруча да әзерлекле җитәкчесе буларак, Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы, Тәтештәге сөт комбинатына генераль директор итеп билгеләнә. Районда авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә, аның тарафыннан җитәкчелек ителгән предприятие һәм оешмаларның матди-техник базасын ныгытуга зур өлеш кертә. Районның иҗтимагый советына җитәкчелек итә. СССР ВДНХда катнаша. Хезмәт ветераны. ВЛКСМ үзәк комитетының “Алтын башак” күкрәк билгесе, “Фидакарь хезмәт өчен. В. И. Ленин тууына 100 ел тулу уңаеннан”, “Хезмәттәге уңышлары өчен” медальләре, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы, ТР Президентының Рәхмәт хаты, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
2007 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
Олег Евсеев материаллары буенча язылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев