Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Мөхәммәтшин Юрий Сәет улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”). Агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчесе, район Советы рәисе урынбасары, ТАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мөхәммәтшин Юрий Сәет улы 1938 елның 12 февралендә Казанда туа. 

Казан авыл хуҗалыгы институтының механика  факультетын тәмамлый. Минзәлә районындагы авыл хуҗалыгында гади колхозчы, Олы Тархан бүлегендә авыл хуҗалыгы техникалары баш инженеры, идарәче булып эшли. 1968 елдан баш инженер, ә 1974 елдан алып 1990 елга кадәр Тәтештәге “Сельхозтехника” оешмасына җитәкчелек итә. Предприятиегә җитәкчелек иткән вакытта ремонт остаханәләре, азот-кислород станциясе (район авылларында беренче), көнкүреш биналары төзелә. 
Халык депутатларының Тәтеш районы Советы рәисе урынбасары була, Казан предприятие­ләрендә җитәкче вазифаларын били. “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Татсельхозтехника”ның, Тәтеш районы админис­трациясенең күп сандагы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Берничә тапкыр КПССның Тәтеш район комитеты бюросы әгъзасы, Тәтеш районы Советының халык депутаты итеп сайлана. 
2006 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының ­Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.

Олег Евсеев материаллары буенча язылды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев