Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Садыйков Ибраһим Вәли улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 29 февраль, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышында катнашкан, CССР Югары Советы депутаты, ТАССРның атказанган агрономы Садыйков Ибраһим Вәли улы 1925 елның 22 сентябрендә ТР Тәтеш районы Келәш авылында туа. Колхоз рәисләрен әзерләү буенча татар урта авыл хуҗалыгы мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Агротехник, “Азат”, “Путь Ильича” колхозлары рәисе булып эшли. Садыйков Ибраһим Вәли улы Келәш авыл җирлеген үстерүгә, Тәтеш районының социаль-икътисадын һәм агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертә, районда социаль объектларны төзүдә катнаша. 

Ленин, II дәрәҗә Ватан сугышы, “Мактау Билгесе” орденнары, “Берлинны алган өчен” һәм “1941 – 1945 елларда Германияне җиңгән өчен” медальләре, ТАССР Югары Советы  Президиумының өч Мактау грамотасы, ТР Дәүләт бүләге – “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
2013 елда  “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
2019 елда вафат була.

Олег Евсеев материаллары буенча язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев