Сергеев Николай Николаевич
Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.
(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”). Оста оештыручы, төзелеш тармагы профессионалы, меценат, хәйрияче Сергеев Николай Николаевич 1952 елның 28 декабрендә Иоково авылында туа. Ветеринария хезмәтенә 10 елдан күбрәк гомерен багышлый. 1993 елда фермерлык хуҗалыгы, аннары төзелеш оешмасы булдыра. Меценат акчасына Троицк чиркәвенең чаңы торгызыла, гөмбәзләр алыштырыла, Тәтештәге чиркәү төзелешенә өлеш кертә. Кама Тамагында чиркәү төзүдә катнаша, Буа районы Зур Фролово авылында чиркәүгә ярдәм күрсәтә. Аның катнашы ярдәмендә Татарстанның чуаш диаспоросы китабы бастырыла.
Николай Сергеев – “Алтын йөрәкле кеше” республика бәйгесе лауреаты, “Россия халыклары мирасына өлеш керткән өчен” медале, Рус Православие Чиркәвенең III дәрәҗә Изге благоверный Мәскәү кенәзе Даниил ордены, “Төзелеш даны” Мактау билгесе, “Ел хәйриячесе” республика бәйгесе Дипломы, ТР Элемтә министрлыгы, Буа һәм Тәтеш районнарының, Татарстан Республикасы Баш инвестиция-төзелеш идарәсе Мактау грамоталары, хакимият башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
2008 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
Олег Евсеев материаллары буенча язылган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев