Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Сучков Александр Петрович

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 5 март, “Тәтеш таңнары).

ТРның атказанган төзүчесе, “Таткоммунэнерго” РПОның атказанган хезмәткәре Сучков Александр Петрович 1948 елның 20 декабрендә Тәтеш районы Монастырский авылында туа. 
Казан төзелеш техникумын  тәмамлый. Тәтеш хуҗалык-хисаплау прораб участогы мастеры, прорабы, начальнигы, Тәтеш ПМК-760, “Татстрой” ПМК-8 начальнигы булып эшли. Тәтеш районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары була. Тәтеш районының төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертә.
“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале, “Төзелеш даны” мактау билгесе, ТР Төзелеш министрлыгының Мактау грамотасы, Казан Архие­пискобы Мактау грамотасы, республика ведомстволарының күп сандагы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. 
2015 елда “Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.

Олег Евсеев материаллары буенча язылган
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев