Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Воробьев Аркадий Никитович

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”). Бөек Ватан сугышында катнашкан, совет спортчысы-авыр атлет, галим, язучы, медицина фәннәре докторы Воробьев Аркадий Никитович 1924 елның 3 октябрендә Тамбов өлкәсендә туа. СССРның атказанган спорт мастеры, СССРның атказанган тренеры, Олимпия чемпионы, бронза призер, берничә тапкыр дөнья, Европа, СССР чемпионы һәм рекордчысы була (26 тапкыр дөнья рекордчысы). Аның балачагы Тәтештә уза. Яшь чагында йөзәргә, футбол уйнарга яраткан, Тәтеш урта мәктәбенең футбол буенча җыелма командасы капитаны булган. 1943 елда фронтка алына, Кара диңгез флотының диңгез пехотасында хезмәт итә. Сугыштан соң Одессада яши, водолаз булып хезмәт куя, аның спорт карьерасы да шушында ук авыр атлетчы буларак башлана. Ул диңгездә суднолар туплау өчен эшләнгән корылмадагы штанганы күтәрә башлый.  “Водник” спорт клубына эләгә, ярышларда кандидат һәм спорт мастеры нормативларын үти. Уралга күченеп китә, анда Урал хәрби округының Свердловскидагы Офицерлар йорты командасы өчен чыгыш ясый. Команда составында Россия һәм Бөтендөнья ярышларында катнаша. Свердловск медицина институтын тәмамлый.  Авыр атлетика турындагы берничә китап авторы.  Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Мактау Билгесе” ордены, “Батырлык өчен” медале, “Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен” мактау билгесе белән бүләкләнә. 2006 елда “Тәтеш шәһәре һәм ­Тәтеш районының ­Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә. 2012 елда Мәскәүдә вафат була.


Олег Евсеев материаллары буенча язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев