Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тәтеш шәһәренә - 241 ел

Яруллин Солтан Сөнгатулла улы

Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш районының мактаулы гражданнарына багышланган язмалар циклын дәвам итәбез.

(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Бөек Ватан сугышы ветераны, спортчы (стендка ату), СССРның спорт мастеры, СССРның һәм РСФСРның атказанган тренеры, Тәтештә стендка ату мәктәбенә нигез салучы Яруллин Солтан Сөнгатулла улы 1914 елның 25 июлендә Казан губернасы Лаеш өязендә туа. 30нчы елларда “Ворошилов укчысы” исемен ала. Япония белән сугышта катнаша. 1961 елдан алып 1986 елга кадәр Тәтешнең стендка ату буенча спорт мәктәбенә җитәкчелек итә (соңыннан  РСДЮСШОР). Солтан Сөнгатулла улының шәкертләре арасында стендка ату буенча беренче спорт мас­терлары, дөнья һәм Европа чемпионнары бар. Ленин ордены, Кызыл Байрак орденнары, ­ТАССР Югары Советы Президиу­мының, ТАССР Министрлар Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
2001 елда “Тәтеш шәһәре һәм ­Тәтеш районының Мактаулы гражданины” дигән исем бирелә.
1998 елда Тәтештә вафат була.

Олег Евсеев материаллары буенча язылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев