Бидәңге мәктәбендә “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштергәннәр
Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә.
(Тәтеш, 10 март, «Тәтеш таңнары»). Кичә Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тәрбияче апалары “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштергәннәр.
Татар халык әкиятләренең һәрберсендә балага тәрбия дәресе бирелә, гади генә вакыйгаларга да зур мәгънә сала. Шушы мәгънәне бала отып калып, үзенә тәрбия ала, бары тик яхшылыкка гына өйрәнә.
Тату яшәргә, эшчән булырга, табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклый белергә – болар барысы да татар халык әкиятләрендә чагыла. “Өч кыз” әкияте иң күренекле әкиятләрнең берсе. Бу әкият аша тәрбияче апалары балаларда яхшылык, ярдәмлек һәм ярату сыйфатларының иң мөһим сыйфатлар булуына ышандырдылар.
Балалар белән бергәләп соңыннан “Әниләрне беркайчан да үпкәләтмәбез, яратырбыз һәм сакларбыз!” дигән нәтиҗәгә дә килгәннәр.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев