Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайладылар

Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучысы Румия Шәйхетдинова муниципаль бәйгенең җиңүчесе дип танылды.

(Тәтеш, 10 февраль, «Тәтеш таңнары»). Тәтештә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы үтте, анда Тәтеш районының биш мәктәбеннән педагоглар катнашты. 

Татар теле укытучылары Л. Р. Гарифуллина (Алабирде мәктәбе),  Р. М. Гыйз­зәтова (Бидәңге мәктәбе), М. Х. Сәгыйтова (Олы Тархан), М. М. Таҗиева (Килдеш мәктәбе), ­Р. Р. Шәйхетдинова (Тәтештәге 1нче мәк­тәп) үзләренең һөнәри осталыкларын, уңышлы эшләү алымнарын күрсәттеләр.

Тәтештәге 1нче урта мәктәп укытучысы Румия Шәйхетдинова муниципаль бәйгенең җиңүчесе дип танылды, ул безнең районны Бөтенроссия конкурсының зона этабында тәкъдим итәчәк.
фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев