Мәгърифәтчене  искә  алдылар
Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Мәгърифәтчене искә алдылар

Мәгърифәтченең авыл мәк­тәбе янәшәсендә урнаштырылган бюсты янында чуваш телендә әдәби әсәрләр яңгырады.

(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”). Кошки-Новотимбаево авылында район җитәкчелеге һәм Чувашиядән килгән делегация – мәдәният ­министрлыгы вәкилләре, шагыйрьләр һәм язучылар катнашында чуваш мәгърифәтчесе Иван  Яковлевич Яковлевның 173 яшь­легенә һәм Туган телләр көненә багышланган тантаналы  чара булып узды.

Мәгърифәтченең авыл мәк­тәбе янәшәсендә урнаштырылган  бюсты янында чуваш телендә әдәби әсәрләр яңгырады. 
Аннары кунаклар Мемориаль комплекска чәчәкләр ­салдылар, этномәдәни паркта, мәктәптә һәм Иван Яковлевич Яков­левның ­Мемориаль ­музеенда булдылар.
Тәтештә бу көнне шулай ук “Иван Яковлевич Яковлев мирасы – цивилизацияле дөньяның горурлыгы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл булды.
 


Нет комментариев