"Миләшкәй" балалар бакчасында "Халык горурлыгы - Туган тел" дигән чарасы узды
Чара барышында татар төркеме балалары татар халкының көнкүреше турында сөйләштеләр, татар телендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр,
(Тәтеш, 3 март, «Тәтеш таңнары»). 2021 нче елда "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы " буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында "Миләшкәй" балалар бакчасында "Халык горурлыгы - Туган тел" дигән күңел ачу чарасы узды.
Чара барышында татар төркеме балалары татар халкының көнкүреше турында сөйләштеләр, татар телендә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, "Орчык әйләндереш" һәм "Йөзек салыш" уеннары уйнадылар.
Балалар бакчасы педагогларының төп бурычы - җырлар, уеннар, фольклор аша туган телгә хөрмәт, мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев