Тәтеш кадет-интернат мәктәбе китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды
Китапханәче Е.В. Журина күргәзмә оештырды һәм кадетлар белән «Г.Тукай әкиятләре – илһам чыганагы» дип аталган китапханә дәресе үткәрде.
(Тәтеш, 10 февраль, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш кадет-интернат мәктәбе китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды.
Китапханәче Е.В. Журина күргәзмә оештырды һәм кадетлар белән «Г.Тукай әкиятләре – илһам чыганагы» дип аталган китапханә дәресе үткәрде.
Балалар бик теләп татар халкының бөек шагыйре әкиятләреннән өзекләр сөйләделәр, автор әсәрләренә үзләре ясаган иң яхшы иллюстрацияләрне күрсәттеләр. Дәрес вакытында кадетлар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторинада зур кызыксыну белән катнаштылар.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1924598.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев