Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тәтеш районында фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе булып узды

Мәдәният яңалыклары.

(Тәтеш, 2 июль, "Тәтеш таннары"). 28 июньнән 2 июльгә кадәр Тәтеш муниципаль районында эш визиты белән Мордовия Республикасы Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр, фәнни-тикшеренү институты галимнәреннән торган комплекслы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе булып узды. Әлеге экспедиция Мордва авылларында традицион мордва фольклоры үрнәкләрен ачыклау һәм җыю, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мәгълүматлар язу, Тәтеш районы территориясендә яшәүче мордва халык иҗатын саклау һәм актуальләштерү максатыннан оештырылды.


Нет комментариев