Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы

Тәтеш районында Мордовиядән экспедиция эшләде

Алты көн дәвамында безнең районда Мордовия тикшеренүчеләренең комплекс­лы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе эшләде.

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таннары").

Алты көн дәвамында безнең районда Мордовия тикшеренүчеләренең комплекс­лы фольклор-этнографик һәм лингвистик экспедициясе эшләде.

Фәнни хезмәткәрләр һәм этнографлар кергән экспедиция Урюм, Килдеш, Киртәле, Кадыш һәм Бессоново мордва авылларында булды.

– Экспедициянең максаты традицион мор­два фольклоры үрнәкләрен ачыклау һәм җыю, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр турында мәгълүматлар язу, Татарстан территориясендә яшәүче мордваның халык иҗатын саклау һәм актуальләштерү иде, – дип уртаклашты район мордва милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Ирина Николаева.
 


Нет комментариев