Тәтештә “Мин туган телне беләмме?” акциясе узды
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
(Тәтеш, 21 февраль, «Тәтеш таңнары»). Районыбыздагы үзәк китапханә хезмәткәрләре әлеге дата уңаеннан акция – “Мин туган телне беләмме?” дигән сораштыру уздырганнар.
Оештыручылар Тәтеш урамнарына чыгып, узып йөрүчеләргә бәйрәмнең тарихы турында сөйләгәннәр, шәһәрлеләр алар белән туган телләрендә сөйләшә, укый, яза беләләрме икәнлекләре хакында, һәм һәр кешенең тормышында туган телнең әһәмияте хакында аралашканнар.
Үзләренең туган телләрен белгән кешеләр оештыручыларны татар, чуаш, мордва, адыгей һәм башка телләрдә сәламләгәннәр. Сораштырудан күренгәнчә, кешеләрнең күпчелеге үзләренең ана телләрен беләләр һәм яраталар, ул аларда горурлык һәм үзләренең әби-бабаларына, халкына, мәдәниятенә кирәкле булу хисләрен уята.
Акциядә катнашучыларның һәркайсы бүләккә Халыкара туган тел көне турындагы белешмәлекне алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев