Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында район күләмендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды.
(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында район күләмендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды.
"Семинарда катнашучы укытучылар арасында яшь аккалфаклыбыз - мәктәпнең туган (татар) теле һәм әдәбият укытучысы Мәүлиханова Миләүшә Шәүкәт кызы да бар иде, - дип тәэсирләре белән уртаклашты мөгаллимә Румия Шәйхетдинова. - "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына яшьләребезнен килеп кушылуы бик сөендерә", - дип шатлануын белдерде районның" Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сафиуллова Рима Гомәр кызы. Миләүшә Шәүкәт кызы " Туган телем - иркә гөлем" дип исемләнгән бик эчтәлекле һәм кызыклы мастер - класс күрсәтте.Әлеге мастер-класс Туган телгә өйрәтү серләре турында иде. Укытучы үзенең чыгышында төрле укыту алымнары һәм эш тәҗрибәсе белән уртаклашты".
Нет комментариев