Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
(Тәтеш, 3 февраль, «Тәтеш таңнары»). 2 февральдә Тәтеш шәһәренең Ханжин П.С. исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы үткәрелде. Әлеге мәктәп күләмендәге чараны мәктәп директоры Фатхуллов И.Р. сәламләү сүзе белән ачып җибәрде, туган(татар)тел буенча муниципаль бәйгедә җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләде.”Күп милләтле бердәм гаилә” дип аталган музыкаль программада рус, татар, чуваш, мордва телендә шигырьләр, җырлар яңгырады,биюләр күрсәтелде.Чараның икенче өлешендә мәктәпнең “Хыял” театр төркеме Гаффарова З.Р. пьесасы буенча “Әбиләрдә кунакта” күренешен тәкъдим итте.Бу әсәрнең төп идеясе- туган телләрне, милли кыйммәтләрне сакларга өндәү.Программа “Туган телем минем” җыры белән тәмамланды.
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләрне саклау һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Төп максат-Татарстан Республикасында яшәүче барлык халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен саклау,милли бердәмлекне ныгыту.Бу уңайдан мәктәпнең барлык сыйныфларында төрле чаралар үткәрелде.
фото: https://tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев