Аларны гәҗит укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
(Тәтеш, 12 март, «Тәтеш таңнары»). Зур Әтрәч мәктәбе укучылары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан туган тел турында шигырьләр язганнар.
Туган телем – әни теле,
Туган телем – татар теле.
Мин бик рәхмәтле туган телемә.
Мин горурланам туган тел белән.
Чөнки мин – татар кызы,
Әби-бабам, әти-әни – татар.
Безнең нәсел гомер буе
Туган телебезне саклар.
Әдилә Хәмитова
Туган телем – татар теле.
Яратам мин туган телемне.
Аның аша белем алам,
Өйрәнәмен башка телләрне.
Әминә Хәмитова
Татар теле – минем туган телем,
Атам-анам гомер иткән тел.
Бала чактан бишек җыры белән
Татар халкын кеше иткән тел.
Артур Сапаров
Минем туган илем – Татарстан,
Чишмә сулары тәмле.
Урман, кырлар, болыннары –
Һәммәсе дә бик ямьле.
Туган ил һәм туган тел –
Алар безгә һәрчак кирәк.
Туган телеңне онытма!
Туган тел безгә терәк.
Зилә Шакирова
Нет комментариев