Тәтеш районында яшәүче, 1964 елгы ир-ат, закон белән моңа кадәр дә проблемалары булган килеш, кабат хөкем эскәмиясенә утырган. Бу юлы аның өчен җәза күпкә кырысрак.
2025 елның гыйнварында ир-ат исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Суд аңа 30 мең сум күләмендә штраф салган һәм ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән. Әмма ул җәза вакыты тәмамланганын көтеп тормыйча, шул ук елның октябрендә кабат руль артына утырган. Бу юлы да исерек хәлдә булган. Бернинди зарурилык булмаган килеш ул үз гомерен генә түгел, ә юлда очрарга мөмкин булган башка кешеләрнең дә иминлеген куркыныч астына куйган.
Ир-ат үзләренең урамыннан барганда, аны дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре туктаткан. Алар шунда ук машина йөртүченең исерек булу билгеләрен сизеп алган. Аны транспорт белән идарә итүдән читләштергәннәр һәм исерек булуга тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр. Тикшерү нәтиҗәсе шик калдырмаган: сулыш белән чыккан һавада этил спирты булуы ачыкланган.
Судта ир-ат үз гаебен кире какмаган. Ул ялгышлык кылуын ачыктан-ачык таныган һәм чын күңелдән үкенүен белдергән. Әмма башкаларның гомерен кабат куркыныч астына куйган кешеләргә карата закон катгый. Ир-атның гамәлләре административ түгел, ә җинаять җаваплылыгын күздә тоткан РФ җинаять Кодексының 264.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча квалификацияләнгән. Әлеге маддә исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен аңа кадәр дә җәза алган килеш кабат шундый ук куркыныч гамәл кылган кешеләргә карата кулланыла.
– Суд гаепләнүчегә 300 сәгать мәҗбүри эш билгеләде. Хокук бозу коралына әверелгән автомобиль дәүләт кеременә конфискацияләнде. Моннан тыш, ир-ат ике ел да алты айга транспорт белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителде, – дип хәбәр итә Тәтеш прокуратурасы хезмәткәрләре.
Нет комментариев