Тәтеш муниципаль районы агымдагы елда берничә илкүләм проектны: мәгариф, мәдәният, имин һәм сыйфатлы юллар, демография һәм сәламәтлекне саклауны тормышка ашыруда катнаша.
(Тәтеш, 23 август, "Тәтеш таңнары", Инга Сәфәрова, фотосурәтләр гәҗитнең фотобанкыннан). Татарстанда 2019-2021 елларда илкүләм проектларны тормышка ашыруга 44,6 миллиард сум юнәлдерелгән. Шулай итеп, республикада 127 сәламәтлек саклау объектын яңартуга һәм төзүгә 5,7 миллиард сум юнәлдерелгән, ә мәгарифтәге 151 объектка, балалар бакчаларын исәпкә алмыйча, илкүләм проект буенча 6 миллиард сум диярлек туры килә. Балалар бакчасына килгәндә, аларның төзелешенә аерым “Демография” илкүләм проекты чыгарылган, анда 8,2 миллиард сумлык тулаем бюджет белән 114 объект яңартуга һәм төзелешкә күрсәтелгән. Республикабызда шулкадәрле киң күләмле социаль программалар беркайчан да тормышка ашмаган. Өстәвенә 44,6 миллиард сум – бу республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруның беренче этабы.
“Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында хәзерге вакытта Алабирде һәм Олы Тархан мәктәпләрендәге уку бүлмәләрен ремонтлау бара (тулырак – киләсе санда). Әлеге белем бирү учреждениеләрендә бүлеп бирелгән акчага диварлар, идәннәр, түшәмнәр, коридорлардагы ял итү почмаклары ремонтлана, электр приборлары (кабызгычлар, розеткалар) алыштырыла, җайланмалар сатып алыначак.
“Мәдәният” илкүләм проекты буенча Тәтештә район мәдәният йорты капиталь ремонтлана (бу хакта “Тәтеш таңнары” гәҗитендә яздык, 2019 елның 16 августы): тамаша залы, сәхнә яңара, коммуникацияләр, җылылык системасы алыштырылган, тамаша залында һәм подвалда яңа җилләткеч системасы урнаштырыла, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдырыла.
“Имин һәм сыйфатлы юллар” илкүләм проекты буенча Льяштән Тәтеш ягына таба 1,91 чакрым озынлыктагы олы юлның бер өлешен яңартып төзекләндерү төгәлләнде. Шоферлар әйтүенчә, юллар уңайлы да, сыйфатлы да булган, димәк, имин дә.
“Демография һәм сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча Тәтешнең үзәк район хастаханәсен ремонтлау ниятләнелгән. Безнең хастаханә шәһәрчеге корпуслары зур шәһәрләрдән килгән кунакларның күбесен үзенең матурлыгы белән гаҗәпкә калдыра.
“Тәтештә берничә ел булмадым. Бүген күргәннәрдән күңел сөенә – юллар яхшы, асфальт, парк, музей, тирә-юньдә яшеллек, кешеләр ягымлы елмаялар. Сезнең зур булмаган районда шундый нык хастаханә комплексы бар: поликлиника да, бала тудыру йорты да, аерым стоматология бинасы да, стационар да! Илдәге зур шәһәрләрнең һәркайсында да мондыйны күреп булмый”, – дип уртаклашты безнең белән Саратовтан турист Елена.
Хәзер инде, илкүләм проект ярдәмендә, стационар биналарында 100 миллион сумнан күбрәккә капиталь ремонт ясалачак, проект-смета документлары хәзерге вакытта килешенү дәрәҗәсендә, шушы көннәрдә эш башланачак.
Илкүләм проектларны тормышка ашыру 2024 елга кадәр исәпләнгән. ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фиркасе инициативасы буенча илкүләм проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем булдырылган, муниципаль районнарда бу эшне шулай ук “Бердәм Россия” фиркасе депутатлары алып бара.
“Илкүләм проектлар төгәл нәтиҗә бирә, аны районыбызның һәр кешесе күрә. Районда проектларны тормышка ашыру контроле өчен эшче төркем оештырылды, алар көндәлек тәртиптә объектларга күчмә киңәшмәләр уздыра. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә илкүләм проектлар буенча киңәйтелгән утырышлар үткәрелә, – дип билгеләп үтә “Бердәм Россия” төбәк бүлегенең Татарстандагы җирле бүлек җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Капиталь ремонт буенча эшләр дәвам итәчәк – алда яңа объектлар”.
Нет комментариев