Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бакырчы мәктәбендә “Татар малае” бәйгесе булган

Укучылар үзләренең сәләтле булуларын күрсәтү өчен бар көчләренә тырышканнар.

(Тәтеш, 4 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бакырчы мәктәбендә “Татар малае” бәйгесе булган. Укучылар үзләренең сәләтле булуларын күрсәтү өчен бар көчләренә тырышканнар.

– Мәктәпнең 2нче сыйныф укучылары Азат Садыйков белән Данис Рәхмәтуллин конкурста үзләренең иң сәләтле малай икәнлекләрен исбат иттеләр, – ди укучыларның остазы Алсу Максудова. – Алар һәр биремне төгәл һәм җитез итеп үтәргә тырыштылар, үзләрен шигьри юллар иҗат итеп таныштырдылар. Данис чарага тәмле коймаклар пешереп килде, ә Азат пластилиннан әкият геройлары, иске башмаклардан йомшак уенчыклар ясап алып килде. 

Укытучылар әйтүенчә, Азат башкарган “Бии итек-читекләр” җыры, Данис белән Ралинаның татар биюе тамашачыларның күңеленә аеруча да хуш килгән, алар алкышлап һәм көч биреп торганнар. 

Шулай итеп, бәйге нәтиҗәләре буенча, Азат Садыйков гран-при иясе булган, Данис “Иң сәләтле малай” номинациясендә җиңүче дип танылган. 

– Сыйныфта алар иң яхшы укучылар булып торалар. Мәктәптә уздырыла торган чараларда, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә актив катнашалар һәм дипломнарга, грамоталарга лаек булалар, – ди мөгаллимә Алсу Мәннаф кызы. – Азат сыйныфның старостасы да әле. Ул класстагыларның уку буенча өлгерешен һәм тәртибен күзәтә. Азат белән Данисның киләчәктә дә мәктәп данын яклардай укучылар булачакларына ышанабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев