Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Балалар китапханәсе хәбәр итә

    Һәр елны язгы каникул көннәрендә балалар һәм яшьүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Тәтеш шәһәренең Балалар китапханәсендә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә.

    Быел да шушы традицияне дәвам итеп, китапханәгә яшь китап сөючеләр җыелды. Әкият геройлары Мальвина, Белмәмеш, Пеппиозыноек белән бергәләп китаплар иленә сәяхәткә чыктылар - "Маҗаралар утравы", "Әкиятләр утравы", "Музыкаль утрау"ларда тукталышлар ясап, төрле уеннарда катнаштылар. Ел саен үткәрелә торган "Ел китап укучысы" конкурсына йомгак ясалды, түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде:
    "Иң актив укучы"- Радушина Мирослава, Ханжин П.С. исемендәге №1 "Тәтеш урта мәктәбенең" 2 "А"сыйныфы укучысы;
    "Китапханәнең һәм китапларның дусты"- Ещиганова Анна, №2 "Тәтеш урта мәктәбенең" 1 "Б" сыйныфы укучысы;
    "Китапханәнең волонтеры"- Егоркин Кирилл, Ханжин П.С. исемендәге №1 "Тәтеш урта мәктәбенең" 3 "В"сыйныфы укучысы;
    "Чикләрне белмәүче укучы"- Семенова Мария,Ханжин П.С. исемендәге №1 "Тәтеш урта мәктәбенең" 5 "В"сыйныфы укучысы;
    "Позитив укучы"-Фархутдинова Венера, №2 "Тәтеш урта мәктәбенең" 5 "А" сыйныфы укучысы;
    "Иң яшь китап укучы"-Фокеев Вадим;
    "Кызыксынучан укучы»-Храмов Артем,Ханжин П.С. исемендәге №1 "Тәтеш урта мәктәбенең" 4 "Б"сыйныфы укучысы;
    "Яшь китап сөюче"- Шишканов Богдан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: