Гәҗитебез редакциясендә “Безнең әнинең бәйрәме” видеороликлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары).
Район гәҗите һәм Тәтеш эшкуары Илнур Хәйруллин тарафыннан оештырылган бәйгегә балалардан җиде һәм олылардан бер эш җибәрелде.
Әгәр җиңүчеләрне башта безнең басманың социаль челтәрләренең берсеннән файдаланучыларның тавыш бирүе ярдәмендә билгеләү күздә тотылса, аннары инде катнашучыларның барысын да искәрмәләрсез бүләкләргә дигән карар кабул ителде. Чөнки аларның һәркайсы бәйгегә тырышып әзерләнгән, шигырь ятлаган, кием сайлаган. Шулай итеп, Виктория Анисимова, Кира Горбунова, Маргарита Ежкова, Ульяна Емельянова, Рада Кулагина, Амелия Сумочкина, Әлфия һәм Алия Заһидуллиналар Рәхмәт хатлары һәм шәһәребездәге кибетләрнең берсеннән товарлар сатып алуга сертификатлар белән бүләкләнделәр.
“Авангард” гәҗитенең баш мөхәррире Инга Сәфәрова балаларга әниләрнең тормышта кирәклеген аңлаткан тирән эчтәлектәге шигырьләрнең зур мәгънәгә ия булуын билгеләп үтеп, бәйгегә иҗади якын килгәннәре өчен аларга рәхмәт белдерде, ә эшкуар Илнур Хәйруллин балаларны балык фермасына килергә чакырды.
Р. S. Яңалыкларны безнең “Тәтеш таңнары” сайтыннан күзәтеп барыгыз һәм андагы бәйгеләрдә катнашыгыз.
Нет комментариев