Тәтеш районында матур гадәт бар: Яңа ел җиткәндә ел дәвамында укуда, спортта, иҗатта аерым югарылыкларга ирешүчеләрнечыршы янына җыю.
(Тәтеш, 26 декабрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы)).
Бәйрәмдә катнашучылар капиталь ремонттан соң матурлыкка төренгән район мәдәният йорты залында яңа ел могҗизаларын шатланып көтте. Каурый-мамыклардан, ылыс күркәләреннән, җепләрдән, төсле йомгаклардан, тимер ачкычлар һәм шөрепләрдән, хәтта фломастерлардан, ручкалардан һәм карандашлардан ясалган чыршылар үзенчәлекле булулары белән гаҗәпләндерде. Жюри кулларын җәеп хәйран калды – барлык эшләр призга лаек.
Яшь сәләт ияләре үзләренең педагоглары белән район мәдәният йортындагы залны тулысынча тулыландырды. Алар кече яшьтә булуга да карамастан, үз югарылыкларына ирешә. “Безнең районда талантлы балалар бик күп, һәм аларның казанышлары елдан-ел арта бара, – дип билгеләп үтте район башлыгы Рәмис Сафиуллов, балаларга укуда зур уңышлар һәм киләсе елда сәламәтлек теләп. – Сез – безнең горурлык, Россиянең киләчәге!”
“Уңышлы дебют”, “Эрудитлар”, “Фәнни потенциал”, “Иҗат үрләренә”, “Яшь талантлар”, “Олимпия резервы” номинацияләрендә тантаналы бүләкләү әкияти рухта узды. Йөздән күбрәк иң яхшы укучы район башлыгының Рәхмәт хатлары, район башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы, яңа ел күчтәнәчләре белән бүләкләнде.
“Мине янә әлеге чыршы бәйрәменә чакыруларына бик шатландым, – дип уртаклашты Тәтештәге 1нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Мирослава Радушина. – Алга таба да яхшы билгеләргә укырга һәм киләсе елга да шушы бәйрәмдә булырга тырышачакмын”.
Өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән музыкаль спектакль-концерт чыршы бәйрәмендә катнашучыларның һәркайсы өчен тагын бер бүләк булды. Тәтеш җирендә яшәүче халыклар телендә “Шатлык” вокаль берләшмәсе, “Данс”, “Ай корабы” хореография берләшмәсе, Алинә Солтанова башкаруындагы җырлар, биюләр кичәгә ямь өстәде.
Нет комментариев