Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Җиңел табыш – ачкыч та кирәкми

    Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш райо­ны бүлеге кизү частенә велосипедлар урлау буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны җәй башланганнан алып арткан.

    (Тәтеш, 14 июнь, “Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ). Россия Эчке эшләр ми­нистрлыгының Тәтеш райо­ны бүлеге кизү частенә велосипедлар урлау буенча гражданнардан мөрәҗәгатьләр саны җәй башланганнан алып арткан.

    Ике тәгәрмәчле дуслар югалу турындагы гариза белән полициянең кизү частенә майда 9 шәһәрле мөрәҗәгать иткән. Угрылыкның күпчелеге Көньяк микрорайонда килеп чык­кан, подъездлардан һәм тамбурлардан да алып киткәннәр, ә бер велосипедны  шәхси йортның яшелчә бакчасыннан ук чәлдергәннәр. Полицейскийлар гражданнарга үз милкеңне саклауга җаваплы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искә төшерә. Алар рейд барышында күп фатирлы йортларның подъездларын карап йөргән вакытта тәтешлеләрнең велосипедларын караучысыз калдыруларына, өстәвенә хәтта “угрылыкка каршы” чылбыр кебек шундый куып китүгә комачаулаучы гади генә әйберләргә дә игътибар итмәүләренә инандылар. Чылбыр, һәм хәтта кодлы бикләвеч тә, дөресен генә әйткәндә, проблеманы хәл итми. 

    “Кибеткә яки почтага килдегез икән, велосипедны, хәтта бер минутка гына калдырган очракта да, видеокүзәтү камерасы булса, күренә торган яки һичъюгы үзегезгә күренгән урынга, яисә бикләп куя торган җайланманы файдалану белән махсус аерым ясалган урынга куегыз, – дип киңәш итә поли­цейскийлар. – Транспорт сатып алганда бирелгән документларны сак­лагыз. Аның фоторәсемен ясагыз һәм аны ­саклагыз”. 

    Велосипед урлаучылар әсирлегенә эләкмәүнең га­рантия­ле алымы – ике тәгәрмәчле транспорт өчен фатирда урын табу. Әгәр андый мөмкинлекләр юк икән, подъездда аны һичшиксез тәгәрмәченнән кап­тырырга яки рамын урлауга каршы нык торучан аркан белән батареяга яки рәшәткәгә эләктереп куярга кирәк, югыйсә, тәҗрибә күрсәткәнчә, бу саклану өчен иң яхшы ысул түгел. Ә чит-ят кеше велосипедына хуҗа булырга яки утырып йөрер­гә теләгән гражданнарга истә тоту зарур, гамәлдәге канун нигезендә, угрыга биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза каралырга мөмкин.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: