Кече ватаннарын матурлыйлар
Көн темасы

Кече ватаннарын матурлыйлар

Районда аның территориясен санитар чистарту һәм халыкның экологик куркынычсызлыгы буенча планлы эш алып барыла

(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таннары").

– Территорияләрне чүп-чардан чистарту, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, чишмәләрне, сулык­ларның яр буйларын, паркларны төзекләндерү эшләре үткәрелә, – дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин.  –  Шулай ук юллар тигезләнә, юл кырыйлары, юл буйлары төзекләндерелә, юл билгеләре куела һәм ремонтлана, урам утлары ­яңартыла. Соңгы ике айда 121 кубометр күләмендәге 7 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды һәм юк ителде. Каты көнкүреш калдыкларын һәм алар янәшәсендәге урыннарны санитар чистартуга һәм эксплуатацияләүгә игътибар бирелә.
Йорт яны территория­ләрен, җәмә­гать туклануы территорияләрен, зиратларны җыештыру барышында барлыкка килгән каты көнкүреш калдыкларының гомуми күләме 473 кубометр тәшкил иткән, 10 берәмлек махсус автотранспорт җәлеп ителгән. 

– Яшелләндерү өчен агачлар һәм куаклар утыртылды, – диде Айрат Фәрит улы. – Һәм бу үткәрелә торган чара­ларның тулы исемлеге түгел. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында барлык эшләр дә Роспот­ребнадзор таләпләрен үтәп башкарыла. Чисталык һәм тәртип, әйләнә-тирә мохитне сак­лау – безнең рай­онның һәр кешесенең көндә­лек кайгыртучанлыгында ­бу­лырга тиеш.

Районның админис­тра­тив комиссиясе мәгъ­лүматларына ка­ра­ганда, узган 2 айда төзекләнде­рү кагый­дә­ләрен бозган өчен 437 күрсәтмә бирелгән, 33 беркетмә төзелгән, шуларның ­барысы да каралган.


Нет комментариев