Тәтештә РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, тәтешле Юрий Старшининның “Кешеләр, мәрхәмәтле булыгыз...” дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү булды.
(Тәтеш, 9 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова (автор фотолары)). “Яңа гасыр” яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәгендә якты дөньядан шулкадәр иртә китеп барган якташларының шигъри иҗатын яратучылар җыелды.
Юрий Терентьевичның хатыны, җыентык чыгаручы Евгения Николаевна кереш сүздә болай дип уртаклашты: “Китаплар – ул аның канатлары”. Ул ирле-хатынлы Скурихиннарга шушы игелекле эштә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Җыентыктагы шигырьләр темалары буенча түгел, ә даталар буенча төзелгән, вакытны тоемлау һәм вакыйганың әһәмияте шул рәвешле булдырыла. Шигырьләр-фикерләүләр, шигырьләр-уйланулар, шигырьләр-тарих – боларның барысында да авторның чиктән тыш яраткан кечкенә шәһәребезнең үткәне, хәзергесе, һәм киләчәгенең бер өлеше. Юрий Терентьевичның күп кырлы талантын бәяләүчеләр үзәк китапханә хезмәткәрләре укыган әсәрдән өзекләрне игътибар белән тыңлады, һәм, киң экраннан авторның Ватанга мәхәббәт, кешелекнең үзара мөнәсәбәтләре турындагы кычкырып әйтелгән фикерләре әйтерсең лә якташларына васыять буларак яңгырады.
Евгения Старшинина һәм Вера Скурихина башкаруындагы дуэт сәнгатьле уку белән тәңгәл килеп, гаҗәеп матур бүләк булды. Районның иҗтимагый совет рәисе Альберт Губашев, шулай ук туган якның патриотын һәм җырчысын яхшы белүчеләр Юрий Старшининны эчкерсез бөек кешелек сыйфатларына ия зат буларак, хөрмәт сүзләре белән билгеләп үтте.
Очрашу күңелле, җылы рухта узды, ә бирегә килгән тәтешлеләр өчен яңа җыентык истәлекле бүләк булды.
Нет комментариев