27 сентябрь – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарны котлый:
– Сездә аерым җаваплылык – районыбызның иң кечкенә кешеләрен кайгырту бурычы тора. Сезгә зур талант – балалар белән уртак тел табу, һәр баланың күңеленә ачкыч табу, тәрбияләнүчеләрегезнең үзенчәлекле иҗади сәләтләрен үстерү осталыгы бирелгән. Шуңа күрә балаларыбызның киләчәктәге үсеше күп яктан нәкъ менә сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм зирәклегегезгә бәйле.
Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Аларның күбесе гомерләрен озак еллар балалар белән эшләүгә багышлады. Бүген дә аларның тәҗрибәсе зур әһәмияткә ия: яшь белгечләр аларның фикерен тыңлый, ә киңәшләре катлаулы вазгыятьләрдә дөрес карарлар табарга ярдәм итә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт һәм рух күтәренкелеге телим! Һәр көнегезне тәрбияләнүчеләрегезнең ихлас елмаюлары бизәсен, ә аларның киләчәктәге уңышлары сезнең өчен иң зур бүләк булсын!
Нет комментариев