Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Һәрбер һөнәр мөһим

    Эшче белгечлекләр җитешмәү мәсьәләсе җәмгыять алдында соңгы вакытларда кискен тора.

    (Тәтеш, 14 февраль, «Тәтеш таннары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотолары)). Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентлары республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда, WorldSkills Russia һөнәри осталык челтәр чемпионатларында өч төр буенча даими катнашалар: “Авыл хуҗалыгы машиналарын файдалану”, “Повар хезмәте”, “Эшкуарлык” .

    Авыл хуҗалыгы техникумы студенты Екатерина Тимофеева Тәтешкә Югары Осланнан килгән. Уку йортында аш пешерүче-кондитер һөнәрен үзләштерергә мөмкин булуын ул мәктәптә укыганда ук инде, һөнәри юнәлеш бригадалары вәкилләреннән белгән. “Миңа аш-су ри­зыклары әзерләү ошый, кечкенәдән үк пешерүче һө­нәрен үзләштерергә хыялландым. Барыннан да бигрәк кондитер ризык­лары, тортлар пешерү белән шөгыльләнергә яратам, итле ашамлыклар да тәмле килеп чыга. Үземнең ресторанны ачарга һәм шеф-повар бу­лырга хыялланам”, – дип сөйли яшь кыз. 

    Тәтешле Лилия Хәйруллина – булачак икътисадчы. “Барысы да җиңел генә бирелми, кайчакларда алынган нәтиҗәне яңадан исәпләп чыгарга туры килә, әлбәттә: икътисадчының ялгышырга хакы юк. Шуңа күрә ул сабыр һәм тырыш булырга тиеш. Белгечлегем буенча эшләргә ниятлим”, – диде студент.

    Рифат Рәхимкуллов өченче курста укый. Хәзер – практика вакыты: остазлары җитәкчелеге астында тиздән диплом алачак тракторчы-машинистлар КамАЗ ремонтлыйлар. “Ике туган абыем техникумны тәмамлады, аның киңәше буенча мин Тәтешкә Чүпрәле районыннан килдем. Сайлаган һөнәрем ошый, укыган вакытта биредә “С” категориясенә танык­лык та алырга була”, – дип уртаклаша үсмер. Киләчәктә нәрсә белән шөгыльләнәчәге хакында әйтергә әле иртәрәк, Рифатны быел армия хезмәте көтә.

    Сергей Французов авыл хуҗалыгы производствосында электр җиһазларын ремонтлау һәм тәэмин итү буенча электр монтеры һөнәренә укый. “Минем әти электрик. Аның двигательләр ремонтлаганын балачактан күреп үстем. Минем әлеге һөнәрне сайлавыма, хәтта ул куркыныч булса да, әти сөенде, әлбәттә. Электр монтерлары хәзер хезмәт хакын да яхшы ала, югыйсә, мин техникумга укырга кергәндә акча турында уйламаган идем”, – дип белдерә Сергей.

    Азат Сәлахетдиновның авыл хуҗалыгы механизаторына тагын ике ел укыйсы калган. Аның да шулай ук, Сергей кебек, әтисенең үрнәге балачактан күз алдында булган. “Миңа машиналар белән эшләү ошый, хәзер инде үзем дә техниканы төзәтә алам. Механизатор – бик кирәкле һөнәр, ул булмаса – уңыш та булмый. Техника җимерелә, аны ремонтлар өчен белгечләр дә кирәк”, – дип саный Азат. Производство практикасында яшьләр кырдыру, борау­лау, туфрак эшкәртү, кайрау станокларында эшләргә өйрәнә­ләр. Бу хезмәттә төгәллек мөһим. 

    Казанда яшәүче Роберт Ис­­­­маилов аг­роном булырга теләве белән күп ке­нә дусларын гаҗәпкә калдырган. Аңа 15 яшь булганда һөнәр сайлау турындагы сорау килеп туган. Нефть химиясе һәм агроном кебек шундый юнәлеш арасында кайсын сайларга дигән сорау килеп чыгуын яшерми. Әтисе икенчесенә карата бәхәссез гыйбарәләрне дә мисал итеп китергән. “Киләчәк турында уйлыйм, КФХ булдырыр­га ниятлим. Авыл хуҗалыгы – табышлы тармак. Минем һөнәрем күп кенә юнәлеш­ләрдә үсеш алырга мөмкинлек бирә һәм гомер азагына кадәр кирәкле булып калачак. Агроном булып эшләячәгемә мин ышанам”, – ди ул. Роберт үзенең техникумда укуына киләчәк өчен билгеле бер нигез буларак карый, шулай да тәҗрибә практика вакытында үзләштерелә дип саный.
        

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: