Республикада бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә
Көн темасы

Республикада бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

(Тәтеш, 23 декабрь, "Тәтеш таңнары").  Бүген, 23 декабрьдә көндез Татарстан территориясендә көчле бозлавык һәм бозлы яңгыр көтелә. Шулай ук республика буенча томан булырга мөмкин.

24 һәм 25 декабрьдә, явым-төшем булу ихтималы аз. 24 декабрьдә һава температурасы төнлә -8 градуска кадәр һәм көндез нульдән -5 градуска кадәр, ә 25 декабрьдә төнлә -11 градуска кадәр, көндез -3 тән -8 градуска кадәр булачак.


Нет комментариев