Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Шәһәребез яхшырсын өчен!

    Кич белән шәһәрдә йөреп кайтырга булдым. Воробьев урамы буйлап Мәктәп урамы кисешкән урынга кадәр бардым да, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы ягына борылдым һәм... гаҗәп­ләнеп туктап калдым – мине тигез рәтләр булып янган яктылык балкышы чолгап алды.

    (Тәтеш, 11 февраль, «Тәтеш таннары». Наталья ДУБКОВА).  Кич белән шәһәрдә йөреп кайтырга булдым. Воробьев урамы буйлап Мәктәп урамы кисешкән урынга кадәр бардым да, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексы ягына борылдым һәм... гаҗәп­ләнеп туктап калдым – мине тигез рәтләр булып янган яктылык балкышы чолгап алды. Шул чакта юл читендәге диодлы яктырткычлар белән нурлар сирпеп торган биек терәк баганалары барлыгын күрдем. Күңелем шатлык хисләре белән тулды! Безнең тарафтан җыелган үзара салым акчасының шәһәрне яктыртуга шундый яңарыш алып килүен мин үз күзләрем белән күрдем. Хәзер инде янә банкка барачакмын һәм шәһәребезне төзекләндерү эшенә акча күчерәчәкмен! Шәһәребез яхшыра, яңартыла, әмма, һәрвакыттагыча, тагын да күбрәк эшләнсен иде диясе килә.

    Үземнең таныш шәһәрлеләрнең үзара салым программасы акчасының бер өлешен тагын нәрсәләргә файдаланырга мөмкин булуы турындагы фикерләрен җиткерәсем килә. Төгәлрәге, җәяүлеләр йөри торган бердәнбер Малкин урамына 2-3 эскәмия кирәк, анда үзәктән килүче, хастаханәдән кайтучы өлкән кешеләр, яисә матур һава торышында сабыйлары белән әниләр утырып ял итә алыр иде, әле тагын бу урамда декоратив яктырткычларны (тимер баганалар үзләре дә начар күренми, ә менә плафоннары инде искелекне белгертә, тонык пыяла яктылыкны “үзенә йота” дип уйлыйм) һәм Фрунзе урамы белән кисешкән урында чәчәк вазоннарын бик үк заманча түгел дияргә була. Шәһәребезне барыбыз бергәләп тагын да яхшырак итә алабыз!
      

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: