Тәтеш районы башлыгы: Россиянең төп көче – анда яшәүче кешеләр
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы: Россиянең төп көче – анда яшәүче кешеләр

12 июнь – Россия көне.

(Тәтеш, 12 июнь, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов:
– 12 июнь – Россия көне. Бу бәйрәм Ватаныбызның тарихы, рухи һәм мәдәни мирасы белән горурланучыларны һәм күпмилләтле Ватаныбызны чын күңелдән яратучыларны берләштерә.
Россиянең төп көче – анда яшәүче кешеләр. Тәтешлеләр илебез үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Без агросәнәгать тармагында, ­производствода, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм спорт­та, җәмәгать тормышында үзләрен күрсәткән якташларыбыз белән горурланабыз.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле Тәтеш районы халкы! Сезгә һәм гаиләләрегезгә туган илегез хакына игелекле гамәлләр кылуыгызны, бәхет һәм сәламәтлек телим!


Нет комментариев