Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Төзекләндерү мәсьәләләре безнең шәһәр өчен, районның теләсә кайсы торак пунктындагы кебек, мөһим

    Тәтеш елдан-ел матурлана. Бу биредә яшәүчеләрне, шулай ук кунакларны чын күңелдән сөендерә, төзекләндерү һәм яшеллек утырту күп гасырлык тарихы булган шәһәребезгә аерым бер гүзәллек, уңайлылык өстәп торуын барысы да билгеләп үтә.

     (Тәтеш, 12 июль, "Тәтеш таңнары", Лина Тихонова (автор фотосы) ). Тәтеш елдан-ел матурлана. Бу биредә яшәүчеләрне, шулай ук кунакларны чын күңелдән сөендерә, төзекләндерү һәм яшеллек утырту күп гасырлык тарихы булган шәһәребезгә аерым бер гүзәллек, уңайлылык өстәп торуын барысы да билгеләп үтә. 

    Район һәм шәһәр җитәкчелеге территорияләрне яңарту, төзекләндерү объектларын проектлау һәм урнаштыру буенча тулы бер чаралар җыелмасын тормышка ашыра, аларның һәркайсы тәтешлеләрнең яшәү шартларының уңайлылыгын арттыруга, урамнар, юллар, парклар, йортларның санитар һәм эстетик торышын саклауга, яхшыртуга  юнәлтелгән. Боларга шактый финанс кертемнәре таләп ителүе аңлашыла, һәм башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе, әйтергә кирәк, күз алдында.

    “Тәтеш” МУП хезмәткәрләре иртәдән үк эшкә керешә: су сиптерү машинасы ­җәйге  эссе көннәрдә шәһәр урамнарының һавасын сафландырып, тирә-якны “юып” йөри. Хезмәткәрләр тарафыннан утыртылган чәчәкләр безне үзләренең матурлыклары белән озак сокландырсын өчен, аларны шулай ук су белән туендыралар. Предприятие­ләр һәм учреждениеләр янындагы хәтфәдәй яшел газоннар гүзәллек өсти, алар вакытында кисеп-тигезләнә, кыргый үсемлекләр чабыла. 

    Яңартылган үзәк парк тә­теш­леләр һәм кунаклар өчен чын җәннәт почмагына әйләнде. Һәм шунысы игътибарга лаек, балалар да, өлкән буын кешеләре дә анда рәхәтләнеп ял итүләрен әйтәләр. “Паркны яратам,  балалар бакчасыннан соң әни белән анда таганда тирбәлергә керәм”, – ди “Сабый” балалар бакчасында тәрбияләнүче. Эскәмиядә ял итеп утырган өлкән яшьтәге ханымнарның да фикерләрен ишеттек: “Язын канәферләр ничек  матур булып чәчәк атты – бер могҗиза, ә күптән түгел эскәмия  янәшәсенә яңа җәелмәле аслык­лар белән чәчәк вазоннары урнаштырдылар, нинди хозурлык!” Төмән өлкәсеннән туганнарына һәр 2-3 елны кунакка кайтып йөрүче гаилә пары яңа тротуарларны, заманча итеп тышланган биналарны билгеләп үтте. “Буа янындагы күпердән еш йөрибез, каршы яктагы ярда төзелеш эшләре алып барылуын күрәбез. Әлеге урын нинди күренеш алачагы хакында безгә тасвирлап күрсәттеләр, әмма икенче кайтуыбызда барысын да үз күзләребез белән күрәсебез һәм шушы әкияти утрау­чыкта буласыбыз килә”.
    Шәһәребез турындагы мондый фикер-теләкләрне ишетү күңелгә сары май булып ята, әлбәттә, ләкин башка мөһим мизгелләрне дә онытырга ярамый һәм, барыннан да бигрәк, шәһәрлеләрнең үзләренең төзекләндерү проблемаларына карата мөнәсәбәтләрен. Шәһәр урамнары буйлап йөргәндә күп кенә йортларның тирә-ягы чис­та, җыештырылган һәм өй хуҗалары тарафыннан чәчәкләр дә утыртылган булуын күрәбез. Кул астындагы төрле материаллардан эшләнгән тулы бер композицияләргә күз ташлап, сокланып туя алмыйсың – анда урман җәнлекләре дә, бизәкле күбәләкләр дә, пальмалар да бар – барысын да санап чыгу мөмкин түгел, фәкать оста куллы, безнең көндәлек тормышыбызны матурлык­ка күмүче кешеләрнең фантазияләренә чынлап торып шаккатасың. Әмма, ни аяныч, йорт хуҗаларының төзекләндерүгә азрак тырышлыгы һәм кайгыртучанлыгы таләп ителгән кишәрлекләр дә бар. Һәркемгә билгеле хакыйкатьне искә төшерәсе килә, шәһәребез нибары уртак тырышлыгыбыз ярдәмендә генә тагын да күркәм була, матурлана һәм яңара ала.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: