Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Яшьләрне берләштереп

    Тәтештә Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистларының шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус уку йортларында укучылар белән очрашуы булды.

    (Тәтеш, 8 октябрь, «Тәтеш таңнары»Татьяна КУЗНЕЦОВА, Елена Калашникова фотосы).  Яшьләрнең җыелу максаты Халыклар дуслыгы йорты базасында вәкиллек ачу  иде. 

    Яшьләр оешмалары акти­вистларының мәктәп уку­чылары һәм студентлар бе­лән аралашуы иркен, тату шартларда узды.

    “Районыбызда дүрт милли-мәдәни үзәк уңышлы эшли, алар тарихи һәм милли-мәдәни мирасны сак­лау өстендә уңышлы хезмәт куя. Гореф-гадәтләргә сак­чыл мөнәсәбәттән башка яшь буынны тәрбияләү мөмкин түгел”, – дип билгеләп үтте райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Кирилина.

    Егет-кызлар алдында Татарстан халыклары Яшь­ләр Ассамблеясе рәисе урынбасары Амриддин Ка­­­молов чыгыш ясады. Ул төрле проектларда һәм фестивальләрдә катнашу мөмкинлекләре, оешманың эшчәнлеге һәм вәкилләре турында сөйләде.

    “Без төрле милләт яшь­лә­рен берләштерәбез”, –­ диде ул. Очрашу барышында, шулай ук, Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясенең Тә­теш рай­оны вәкиллеге җитәкче­се итеп Гөлдания Фәттахова тәкъдим ителде.

    Чараның рәсми өлешеннән соң, мәктәп укучылары һәм студентлар “МУВИ” форум-театры күренешен карадылар. Актерлар ролендә тамашачылар үзләре чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: