Жуковолар алгарышлы  үсешкә юнәлеш алган
Көн темасы

Жуковолар алгарышлы үсешкә юнәлеш алган

Кешеләрнең үзара салым программасында 100 процент катнашуы да, эшчән авыл халкының үз территорияләрен төзекләндергән вакытта активлыгы да, әйдәп баручы җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос” агрофирмасы белән берлектә төзегән планнары да шул хакта сөйли.

(Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова, автор фотосы).  Кешеләрнең үзара салым программасында 100 процент катнашуы да, эшчән авыл халкының үз территорияләрен төзекләндергән вакытта активлыгы да, әйдәп баручы җирле авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос” агрофирмасы белән берлектә төзегән планнары да шул хакта сөйли.

“Җирлектә соңгы ел эчендә шактый эшләр башкарылды – яктырту системасының бер өлеше, су үткәргеч, кое­лар ремонтланды, җирлектәге авыл зиратлары коймалап алынды, территорияләр төзекләндерелде, – дип уртаклаша безнең белән Жуково авыл җирлеге башлыгы Николай Сапож­ников. 

– Хәзерге вакытта “Колос” агрофирмасы җитәкчелеге һәм актив авыл кешеләре ярдәмендә Кызыл Тарханда, Жуковода су үткәргеч челтәрләрен ремонтлауны дәвам итәбез. Быел Иоковода Дан Монументы территориясен төзекләндерү, вак таш-ком катнашмасы белән тагын 500 метр юл төзүне дәвам итү планлаштырыла, биредә үк 2020 елда яңа су үткәргеч системасы булачак, смета документлары инде әзер. Үзара салым прог­раммасы буенча Жуковода зират коймасын – тулысынча, Иске Сумароково зиратының коймасын өлешчә алыштырабыз, коелар һәм яктырткычлар ремонтлауны дәвам итәбез”.

Авыл кешеләре үзләренең торак пунктларының чиста күренешенә сөенә – территорияләрдәге үләннәр һәрдаим чабыла, биредә шулай ук “Колос” агрофирмасы җитәкчелеге трактор белән дә, аны ягулык-майлау материалы белән тәэмин итүдә дә ярдәм күрсәтә. 

“Авылда килеп чыккан теләсә нинди мәшәкатьләр белән хуҗалык җитәкчесе Рима Сафиулловага мөрәҗәгать итәбез, ул һәрвакытта аларны хәл итүдә булыша”, – дип дәвам итә Николай Петрович. – Безгә уңыш елмайды – җирлегебездә республикада да алдынгы урында торган көчле хуҗалык бар”.

“Кешеләр бездә битараф түгел, төзекләндерүдә барысы да ярдәм итә. Әгәр йортка бәла-каза килсә, шулай ук хуҗалык та, киң күңелле авыл кешеләре дә булышлык күрсәтә, күптән түгел авылдашыбыз га­и­ләсендә ян­гын чыкты – кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм кулы сузды”, – ди Николай Сапожников.

“Владимир Деньгов белән Николай Храмов – минем беренче булышчыларым, ветераннарыбыз Алексей Антонов, Алексей Артюшкин зирәк ки­ңәшләрен бирә – аны шушы көннәрдә без 90 яшьлеге белән котладык. Менә шулай яшибез: салада яшәүчеләр, “Колос” җитәкчелеге һәм җирле үзидарә бергәләп планнар корабыз, аларны бергәләп тормышка да ашырабыз”, – диде җирлек башлыгы.  Ә бит чынлап та, барыбыз бергә булганда – бар да җайлы гына бара.

 


Нет комментариев