Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

“Ай каплаган сукмакта”

Урюмнан Раиса Кильганова яшь чакта ахирәтләренең туйларында җырлаган, әмма вакытлар узу белән музыкага мәхәббәте тагын да арткан, һәм менә инде утыз елдан күбрәк – ул “Умарина” фольклор ансамбле җырчыларының берсе.

 (Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова, автор фотосы).  Раиса Николаевна – иҗади кеше: ул җырлый да, шулай ук кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Ә барысы да  балыкчылык ятьмәсеннән башланып китә! “Аны үрергә миңа туганым Вася абый өйрәтте. Мәктәптән кайткач, бер метр үрмичә, урамга уйнарга чыгармыйлар иде. Туй алдыннан чәчәкләр төшерелгән ситсы сатып алдым, һәм үземә-үзем матур күлмәк тектем. Ә чигәргә аннан да алдарак тотынган идем”, – ди ул һәм “ювелир” эшләрнең берсе – дәвалау­чы Пантелеймон картинасын күрсәтә.

Раиса Николаевна бәйли дә, челтәрләп үрә дә белә, әле күптән түгел генә йон җебеннән чәчәкләр бәйләргә дә өйрәнгән. Һәм боларның барысын да сызымсыз, чит-ятларның ярдәменнән башка эш­ли, эчке тоемлавына ышана, ул аны беркайчан да кыен хәлдә калдырмаган: аның ясаган әйберләре гаҗәеп матур килеп чыга. Үзенең иҗат эшләренә ул ачык матур төсләрне сайларга тырыша, һәм аның кулыннан ал, кызыл, ак розалар килеп чыга, алар тере чәчәкләргә бик тә охшаш, ә болары чынлыкта исә аның өйалдын бизәп, үсеп ­утыралар.

Раиса Николаевнага   38 яшь чакта ире фаҗигале рәвештә якты ­дөнья белән хушлашкан. Ул вакытта биш баланың иң кечкенәсенә нибары дүрт яшь була. Зур югалту кайгысыннан яшь ханым тиз генә сәламәтләнеп китә алмый. 1987 елдан “Умарина” иҗат коллективы составына керә һәм ул аңа үзенә бер төрле күңел юанычына әйләнә. Бервакыт хәтта “Уйна, гармун!” прог­раммасын алып баручы Захар Заволокин белән очрашу бәхетенә дә ирешә. “Элек сыер саварга барганда җырлый идек, кире кайтканда – шулай ук. Кичләрен кабатларга йөрдек. Әлегә кадәр чыгыш ясыйбыз, ләкин, алай ук еш түгел, – дип уртак­лаша ул. – Сәхнәдә хәзер дә әле дулкынланам, күпчелек үзебезнекеләр каршында, әлбәттә”. ­

Раиса Николаевнаның кече улы Владимир әнисе сукмагыннан киткән. Күптән түгел генә алар хатыны белән бергә якташларына “Синең өчен җырлыйбыз, безнең туган як” дигән концерт программасы бүләк иткәннәр.

“Умарина” репертуарында рус һәм мордва телләрендәге музыкаль әсәрләр  бар. Раи­са Николаевна аеруча да “Ай каплаган сукмак” дигән җырны башкарыр­га ярата икән, аның бер куплетын безгә дә җырлап күрсәтте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X