Хезмәт аларның язмышын бәйләгән
Кешеләр

Хезмәт аларның язмышын бәйләгән

Район полициясе тарихында үзенчәлек­ле вакыйга булды – Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре Александр Панов белән Ксения Хазова гаилә корып җибәрде.

(Тәтеш, 7 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева (автор фотосы)).
Яшьләр дүрт ел элек танышкан. Ксения – тикшерүче. Ул Уралдагы югары уку йортын  тәмамлаганнан соң Тәтешкә кайта, банк сис­темасында эшли, әмма алган белгечлеге буенча хезмәт кую теләге өстен чыга. 
Тикшерү эше – ул кинода караганда гына романтик тоела, ә чынлыктагы тормышта исә – сорау алулар, кара-каршы китереп сорау алу, төнге кизү торулар, командировкалар. Әйтергә кирәк – шәхси вакыт тулысынча диярлек юк. 

Шуңа күрә яңа өйләнешүчеләр белән полициядә очрашуыбыз да гаҗәп түгел. Ул Ксения белән беренче эш көнендә үк танышкан. Җинаятьчеләр эзләүче яшь оперуполномоченный Александр Панов чибәр кызга игътибарсыз кала алмый, әлбәттә. Ә хезмәт бары тик берләштергән генә – җинаять урынына бергәләп чыгулар, сөйләшер өчен үз темалары, үзләренең уртак эше булу. “Ул бик игътибарлы, кайгыртучан, ярдәмчел”, – ди Ксения сөйгәне турында. Дуслашып йөрү, матур кичәләр, чәчәкләр бүләк итү – тормышларын берләштереп, гаилә коруга китергән. 

Билгеләп үтик, Ксения тәртип сагында эшләүче Тать­яна һәм Александр Хазовлар гаиләсендә үскән. Аларның ике кызларының да үзләренең булачак һөнәрләрен сайлаганда сораулар килеп тумаган. Әтисе һәм әнисенең үрнәге күз алдында, алар, эшнең катлаулылыгы, киеренкелегенә дә карамастан, балаларында хезмәткә ихтирам, пөхтәлек, әдәплелек өйрәтә алган, карарлар кабул итәргә һәм алар өчен җаваплылык тоярга өйрәткәннәр. Чөнки династияләр гаиләдә олылар чынлап та үз һөнәрләрен яратканда гына барлыкка килә. 

“Әти белән әни бер бүлмәдә эшләде. Алар тоткарланганда, хәзер Казанда яшәүче һәм прокуратурада эшләүче сеңелем Мария белән милициягә килә һәм, урындыкка утырып, кызыксынып күзәтә идек. Баса торган машинка төймәсенең шакылдаган тавышы әлегә кадәр хәтердә”, – дип искә төшерә балачак елларын Ксения Александровна. 

“Полиция гаиләсе – бу тулысынча үзара аңлашу һәм ышанычлы тыл. Район полициясендә ир белән хатынның бер көч структурасында янь-янәшә хезмәт кую мисаллары инде бар: бу Ольга һәм Ильмир Гариповлар, Гүзәл һәм Сергей Козловлар, – диләр хезмәттәшләре. – Яшь гаиләгә  бәхет телибез”.


Нет комментариев