Ксения Обидина: “Үз хезмәтемне яратам”
Кешеләр

Ксения Обидина: “Үз хезмәтемне яратам”

Мин Кама Тамагы районы Красновидово авылында туып-үстем.

(Тәтеш, 9 август, "Тәтеш таңнары", Алинә Нуриева, фото Ксения Обидинаның шәхси архивыннан).   

Ксения Обидина:
– Мин Кама Тамагы районы Красновидово авылында туып-үстем. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Тәтешкә килдем һәм педагогия училищесына укырга кердем. Аңа кадәр педагог булырмын дип уйлап та карамадым. Мәктәптә практика үткәннән соң хис-кичерешләрнең иге-чиге булмады. Моның минем вазифам икәнлеген шунда аңладым да инде. “Давыл хәбәрчесе” палаткалы лагерендә практика узгач, “Батырлык” МБУ директоры Лидия Егорова мине педагог-оештыручы сыйфатында эшкә чакырды. Лидия Владимировна мине күп нәрсәләргә өйрәтте. Яшүсмерләр клубында биш ел эшләдем. Шушы еллар эчендә мин һөнәри яктан үстем, балалар белән эшләүдә билгеле бер тәҗрибә тупладым һәм аларны тагын да көчлерәк яратуым хакындагы ­фикерләрем ныгыды.

Минем эшем – иң кызыклысы һәм мавыктыргычы, чөнки без бер урында утырмыйбыз. Шәһәребездәге мәктәп­ләргә һәм балалар бакчаларына даими барабыз, төрле темаларга чаралар уздырабыз. Төрле шәһәрләргә семинарларга, слетларга, форумнарга йөрибез һәм анда тагын да күбрәк белем үзләштерәбез. Җәй вакытында лагерьдә эшлибез. Балалар һәм ата-аналар яраткан хезмәтебез өчен безгә рәхмәт әйткәндә, бу күңелне икеләтә ­сөендерә!

 


Нет комментариев