Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әтисенең кайтуы – һәрвакытта бәйрәм

Югары Тарханнан Леонтьевлар ноябрьдә зур булмаган юбилейларын – бергә яши башлауларына биш ел тулуны, яки, халыкта әйтелгәнчә, “агач” туйларын билгеләп үткән.

(Тәтеш, 8 декабрь, "Тәтеш таңнары, Елена Викторова, автор фотосы) “Без бер-беребезне балачактан ук белдек: бер мәктәптә укыдык, Радик бер яшькә олырак. Әмма ул чакта аралашмадык диярлек, бары тик 16 яшьтә генә урамда кичләрен бергә йөри башладык”, – дип искә төшерә Светлана.  Аннары ул егетне армиягә озата, аны көтеп ала, 2014 елның ноябрендә яшьләр өйләнешеп, туй ясыйлар. Хәзер бер түбә астында Леонть­евларның өч буыны: Радикның әти-әнисе, ире белән ­Светлана һәм аларның өч яшь­лек кызлары Виктория гомер кичерә. “Югары Тарханда йорт төзибез, тиздән күчәргә ниятлибез”, – дип төгәллек кертә яшь әни. Нигә авылда калырга булдыгыз, дигән сорау­га Радик болай дип җавап бирде: “Йорт хуҗалыгы алып барырга мөмкин, биредә саф һава һәм халык аз”.

Бердәнбер тискәре ягы – Радикка туры килгән эш булмавы. Светлана шәхси икмәк пешерү цехында төнге сменада икмәк пешерүче булып эшли, Радик Ульянда шофер булып хезмәт куя һәм өенә бары тик ялларда гына кайта.

Ләкин аларны авырлыклар куркытмый, ә бәләкәй Вика өчен әтисенең өйләренә кайтуы – үзе бер бәйрәм.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев