Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ватанны саклау – төп бурыч

Тәтешлеләр Иршат Әхтәмовны юл участогы начальнигы буларак күрергә гадәтләнгән, әмма аның ракета гаскәрләрендә хезмәт итүен күпләр белмидер дә әле.

(Тәтеш, 18 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы)). Аның нигә хәрби булырга уйлавы турында соравыма, ул тыйнак кына җилкәсен сикертеп, гади һәм төгәл итеп җавап бирде: “Күңел тартты”.

Иршат Мәсхүт улы урта мәктәпне тәмамлагач, Казандагы югары хәрби инженерлык училищесына укырга керә. Биредә, белем алырга кергән вакытта якташлары – Юрий Юдин белән Александр Козловны очрата. “Дүрт имтихан тапшырдык, шуның берсе – физик культура. Мәктәптә чакта ук спорт белән шөгыльләнгәнлектән, авыр булмады”, – дип уртаклаша Иршат Мәсхүт улы. 

Уку барышы – яшь хәрбиләр курсы, ант кабул итү һәм биш ел белем алу күбесенчә армиядә хезмәт итүгә охшаш. Әмма барлык шушы вакыт эчендә, авырлыкларга да карамастан, аны ташлап чыгу турында уена да килеп карамый. Ул училищены тәмамлаганда кабызып җибәрү җайланмалары һәм катлаулы ракета техникасы белән яхшы таныш була, чөнки Балтыйк буенда һәм Волгоградта стажировка уза, шуңа күрә Чехословакия­гә, гаскәрләрнең Үзәк төркеменә әзерлекле белгеч буларак китә. ­

“Бу 80нче еллар башы, Советлар Союзының НАТО белән мөнәсәбәтләре кискенләшкән вакыт иде”, – дип искә төшерә Иршат Мәсхүт улы.

Биш елдан соң аны Ерак Көнчыгышка, Спасск-Дальний шәһәренә җибәрәләр, ракета бригадасы базасы шунда урнаша. Биредә, ­Чехословакиядәге кебек, кырга чыгулар, тимер юл транспорты белән 300 чакрымга өйрәнү-хәрби кабызу күнекмәләре белән ел саен була торган марш-бросоклар уза. Ләкин ул кайда гына хезмәт итсә дә, Ватанны саклауны һәрвакытта төп бурычы итеп санавын яшерми. Лейтенанттан алып майорга кадәр узган хезмәт юлын 1994 елда ­тәмамлый. 

Иршат Мәсхүт улы төркемдәшләре һәм хезмәттәшләре белән дусларча элемтәне әлеге көнгә кадәр сак­лап килә. Артиллерия һәм ракета гаскәрләре көнен бергәләп билгеләп үтү алар өчен матур гадәткә кертелгән.

Редакция бусагасында чакта ук мин аңардан “ракетачыларның” нинди юрауларга ышануы турында сорадым.  Ул бер секунд уйланып торды һәм елмаеп болай диде: “Техника куркынычсызлыгын ­бозарга ярамый”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев