Олы Бисәрдән Василий Романов булачак хатынын аның ахирәтләре арасыннан башта ук күреп алган, һәм ул болай ди: “Йөрәгемә ошады”.
(Тәтеш, 28 декабрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы)). Ир-егет Олы Бисәрдә яшәгән, кыз – Олы Шәмәктә. “Элек авылларда яшьләр күп, күрше авыллар клубка бер-берсенә йөрешә иде. Менә шунда таныштык та”, – дип искә ала Мария Кирилловна. Василий Яковлевич ул чакта армиядән генә кайткан, күпләр кызыгырлык кияү егете була, әмма әлеге сылуны очратканнан соң, башка кызларга игътибар да итмәгән. Күрше авылга җәяү йөргән, колхозда шофер булып эшләгәндә машина белән баргалаган.
Романовлар ярты гасыр элек Яңа ел алды көнендә өйләнешкән. Василий Яковлевич яшь хатынын Олы Бисәргә әти-әнисе йортына алып кайткан. “Бергә яшәдек. Каенанам да, каенатам да яхшы кешеләр иде. Ләкин аңа, сугышта алган яралары озак яшәргә бирмәде, ә каенанам кызларны тәрбияләргә ярдәм итте. Чөнки колхоз эшенә иртән чыгып китә, соң гына кайта идек, балаларны күрмәдек тә диярлек. Аннары терлекләрне дә абзар тутырып асрадык. Яңа йорт салгач, каенанам безнең белән анда күченмәде”, – дип сөйли Мария Кирилловна.
Ир белән хатын колхозда 40 елга якын хезмәт куйган. Алар терлекчелек буенча осталык квалификациясен арттыру өчен бергәләп имтихан тапшырган вакытларны елмаеп искә ала.
Мария Кирилловна – социалистик ярыш җиңүчесе, коммунистик хезмәт ударнигы һәм хезмәт ветераны. Ул эшләгән сыер абзары һәрвакытта үрнәк-күрсәтмә итеп куярлык булган. Язма героебызның биографиясендә Льяш авыл җирлеге депутаты булган чаклары да бар. Әле тагын ул авылның мәдәни тормышында һәрдаим катнаша, җырлый һәм шигырь сөйли. Василий Яковлевич колхозда озак вакытлар фураж бирүче булып эшләгән. Җитәкчелек аны оста, җаваплы хезмәткәр буларак хөрмәт иткән.
Романовлар өч кыз тәрбияләп үстергән, аларның икесе Тәтештә яши, өченчесе – Казанда.
“Безнең әти белән әни бик яхшы. Әни – киң күңелле, ягымлы. Без кечкенә чакта, үзе эшкә китәр алдыннан безгә бер кәстрүл какао әзерләп калдыра, пироглар пешерә иде. Ул камыр ризыкларын хәзер дә әле тәмле итеп әзерли һәм шалтыратып “Кайтыгыз” дип чакыра”, – диләр кызлары. Алар пироглар булганга гына түгел, болай да әти-әнисенең хәлен белергә еш кайтып йөриләр, аларга ярдәм итәләр. “Мин байбичәләр кебек яшим: алар җыештырып та китәләр, бәйрәмнәрдә пәрдәләрне дә алып юалар”, – ди Мария Кирилловна.
Романовларның оныклары тугач (ир белән хатынның алар өчәү), Василий Яковлевичны хатыны бабай дип йөртә. “Ярты гасыр узганга ышанысы да килми, – ди хуҗабикә һәм безгә, гәҗит хәбәрчеләренә, гаилә серләрен ача: – Тормышта әлбәттә төрле чаклар була, бары бер-береңә ешрак юл куярга кирәк”. Романовлар кебек илле ел бергә яшәүче парлар күпләргә мәхәббәт һәм хөрмәт үрнәге булып торганда, моңа ышанмый мөмкин түгел.
Нет комментариев