Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алдакчылар банк хезмәткәрләре булып шалтыраталар, ә тәтешлеләр аларга ышаналар

2020 елда теркәлгән әлеге төрдәге җи­наятьләрнең яртыдан күбесе – банктагы шәхси счетлардан акча урлашу.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында былтыр 37 алдакчылык гамәле булган, бу 2019 елга караганда 14 очракка күбрәк.

2020 елда теркәлгән әлеге төрдәге җи­наятьләрнең яртыдан күбесе – банктагы шәхси счетлардан акча урлашу.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хәбәр иткәнчә, алдашуларның күп өлеше IT-техно­логияләр кулланып һәм ерактан торып эшләнә. Әгәр алдакчылар элегрәк “Туганың бәлагә очрады” яки “Сезнең банк картасы блокировкаланды” дип хәйләләп шалтырату хәбәрен уйлап тапкан булсалар, хәзерге вакытта инде җинаятьчеләр барыннан да бигрәк банк куркынычсызлыгы службасы хезмәткәрләре буларак элемтәгә керәләр. Кешеләр алар белән аралашу барышында хәтта бу хакта шикләнеп тә тормыйча,  шәхси акчаларын үз куллары белән бирәләр. 

2020 елда Тәтеш районында яшәү­челәргә шундый җинаятьләрдән килгән зыянның гомуми күләме 3 миллион 253 мең 141 сум тәшкил итә.
2019 елда әлеге вакытка гомуми зыян 924 мең 635 сум тәшкил иткән.

Алдакчылар ятьмәсенә элек ­ешрак өлкән кешеләр килеп капкан булса, хәзер инде алданган район кешеләренең күпчелеге 20дән 50 яшькә кадәргеләр.  

Кешеләр үзләренең банк картасы мәгълүматларын алдакчыларга, аларны банкның куркынычсызлык службасы хезмәткәрләре яки иминият оешмалары вәкилләре дип уйлап, еш очракта үзләре әйтәләр, шикле сайтлардан транспортка билетлар, төрле товарлар, запас частьләр сатып алу өчен билгесез счетларга акча күчерәләр, мәкерле алдакчыларның уйлап чыгарылган дөреслеген тикшереп тә карамыйча,  читтән торып шикле килешүләргә ризалашалар.

Банк картасы хуҗаларына киңәшләр:
! чит-ят затларга үзегезнең банк картасы, шул исәптән СМС-хәбәр буенча килгән парольләрне әйтмәгез;
! чит кешеләргә банк картасы реквизитларын, үзегезнең паспорт мәгълүматларын бирмәгез;
! телефоныгызга “Мобиль банк” хезмәтен тоташтырган вакытта, мөмкинлек булуга лицензияле вируска каршы программа тәэмин ителешен урнаштырыгыз.
! таныш түгел абонентлардан кәрәзле телефонга килгән ММС-хәбәрләрне ачмагыз (аларда вируслы программа булуы ихтимал).
! банк хезмәткәрләре клиентларга беркайчан да шалтыратмыйлар, “Сезнең карта блокировкаланган” дигән язу белән СМС-хәбәрләр җибәрмиләр һәм телефоннан сөйләшкәндә блокировкалау өчен картаның паролен, реквизитларын таләп итмиләр.

Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә алдакчылык белән бәйле җинаятьләрне ачу максатында безнең район чикләреннән еракка да барырга туры килә. Шулай итеп, узган елда, Северод­винскка эш командировкасы белән баргач, 4 кеше тоткарланган, югарыда күрсәтелгән җинаятьне кылуда шикләнелүчеләр үзләренең яман гамәлләрен танып күрсәтмәләр биргәннәр. 
Уяу булыгыз!   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев