Бергәләшеп эшләү ярдәмендә
Тәтеш районы – республикадагы алгарышлы үсештәге авыл хуҗалыгы районнарының берсе.
(Тәтеш, 7 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова (автор фотосы) ). Соңгы елларда ул үсемлекчелек буенча алдынгыларның беренче бишлегенә тотрыклы рәвештә керә, Тәтеш аграрийларының республика икмәгенә керткән өлеше дә шактый.
Яхшы уңыш алыр өчен, чәчелә торган мәйданнарны җентекләп сайлау белән бергә туфракны тиешенчә эшкәртергә, чәчүлекләрнең химик саклану чараларын һәм технологияне үтәргә кирәк, безнең район белгечләре һәм механизаторлары моның белән нәтиҗәле шөгыльләнә.
Минераль һәм органик ашламалар белән өстәмә тукландыру үсемлекләрне үстерүдә зур әһәмияткә ия, районда моңа аерым игътибар бүлеп бирелә.
Авыл кешеләренең яхшы хезмәт күрсәткеченә дәүләт булышлыгы ярдәмендә ирешеп була бара, республикада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен төрле юнәлештәге берничә программа эшли.
Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм гаилә фермаларын үстерү буенча планлы эшләр үткәрелә, авыл халкы субсидияле кредитлар алу мөмкинлегенә ия.
Машина-трактор паркын югары җитештерүчәнлекле яңа техника белән тулыландырмыйча торып, заманча авыл хуҗалыгы эшчәнлеге табышлы булмаячак, районда алар, дәүләт программаларында катнашу ярдәмендә, соңгы вакытта 1,5 миллиард сумнан күбрәккә сатып алынды.
Ашлык саклау, яшелчә саклау урыннары, силос-сенаж траншеялары, хуҗалыкларда терлекчелек биналары төзү шулай ук күпчелек дәрәҗәдә дәүләт ярдәме булышлыгында тормышка аша.
Тәтештәге икмәк кабул итү предприятиесен яңарту өчен быел районга җитди инвестор килде, ул предприятиегә сизелерлек яңартып төзекләндерү үткәрде. Киңәйтелгән производство яңа эшче куллар таләп итә – биредә 70тән күбрәк кеше хезмәт куя. Предприятиенең ашлык тутыру сыешлыклары ике ярым тапкырга зурайтылды, Тәтеш ашлыгы чит илләргә экспортка озатыла.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ел башында терлекчеләр алдына товар сөтенең күләмен, мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру бурычын куйды. Нәтиҗәләр дә үзен озак көттермәде – терлекчелек тармагы күрсәткечләре буенча Тәтеш районы елның 7 ае эчендә ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, сөт җитештерү күләмен үстерү һәм мөгезле эре терлек ите җитештерү буенча иң күп уңай алга китеш белән республика районнары унлыгына керде.
Тәтештә барлык заманча таләпләргә туры китереп яңа сөт комбинаты төзү ниятләнелә.
Тәтеш районының омтылышлы үсешенә туган якны уңайлырак, заманчарак һәм матуррак итәр өчен тырышкан кешеләрнең бердәм хезмәте ярдәмендә ирешелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев