Районда аның территориясен санитар чистарту һәм халыкның экологик куркынычсызлыгы буенча планлы эш алып барыла
(Тәтеш, 26 июнь, "Тәтеш таннары").
– Территорияләрне чүп-чардан чистарту, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган обелискларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, чишмәләрне, сулыкларның яр буйларын, паркларны төзекләндерү эшләре үткәрелә, – дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин. – Шулай ук юллар тигезләнә, юл кырыйлары, юл буйлары төзекләндерелә, юл билгеләре куела һәм ремонтлана, урам утлары яңартыла. Соңгы ике айда 121 кубометр күләмендәге 7 рөхсәтсез калдык ташлау урыны ачыкланды һәм юк ителде. Каты көнкүреш калдыкларын һәм алар янәшәсендәге урыннарны санитар чистартуга һәм эксплуатацияләүгә игътибар бирелә.
Йорт яны территорияләрен, җәмәгать туклануы территорияләрен, зиратларны җыештыру барышында барлыкка килгән каты көнкүреш калдыкларының гомуми күләме 473 кубометр тәшкил иткән, 10 берәмлек махсус автотранспорт җәлеп ителгән.
– Яшелләндерү өчен агачлар һәм куаклар утыртылды, – диде Айрат Фәрит улы. – Һәм бу үткәрелә торган чараларның тулы исемлеге түгел. Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында барлык эшләр дә Роспотребнадзор таләпләрен үтәп башкарыла. Чисталык һәм тәртип, әйләнә-тирә мохитне саклау – безнең районның һәр кешесенең көндәлек кайгыртучанлыгында булырга тиеш.
Районның административ комиссиясе мәгълүматларына караганда, узган 2 айда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен 437 күрсәтмә бирелгән, 33 беркетмә төзелгән, шуларның барысы да каралган.
Нет комментариев