Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хезмәттәшлеккә корылган эшләр

Өлкәннәр көне алдыннан ТРда Россия пенсионерлар берлеге җирле бүлекчәсенең сайлау алды-отчет җыелышы булды.

(Тәтеш, 3 октябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)). Бүгенге көндә берләшмәдә 880 вәкил – уртак идея белән мавыгучы, “Атлантида”, “Нордик”, “Оптимист”, “Илһам”, “Салават күпере” һәм башка шундый клубларда эчке рух күтәренкелеген тормышка ашыручы кешеләр исәпләнә.

Җирле бүлекнең 4 ел эчендәге эшчәнлеге турындагы отчет белән аның җитәкчесе Нина Новикова чыгыш ясады. “Район пенсионерларының рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү безнең мөһим бурычларның берсе булып тора. Эшебез җирле үзидарә органнары, аларның структура подразделениеләре, җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлеккә корылган”, – диде ул.

Җирле бүлекчә физкультура-сә­ла­мәтләндерү һәм спорт эшләренә, өлкән кешеләрне хокукый мәгърифәткә, компьютер һәм финанс белеменә, социаль туризмга зур игътибар бүлеп бирә. Өлкән кешеләр бәйгеләрдә актив катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешәләр, – “ТР муниципаль берәмлекләрдә Россия пенсио­нерлар берлегенең иң яхшы җирле бүлеге” бәйгесендә тәтеш­леләр өч ел рәттән беренче урынны алды.

РПФның ТР Тәтеш районы Идарәсе аның эшчәнлегендә төп партнер булып тора. Аның начальнигы Ирина Большакова үзенең чыгышында җирле бүлек базасында авыл җирлекләрендә 21 беренчел оешма булдырылуын, моның республика районнарының берсендә дә шулкадәр булмавын билгеләп үтте. Тавыш бирү барышында ТРда “Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлеге советына бердәм тавыш бирү белән җиде кеше исәбендәге яңа состав сайланды һәм рәис – Нина Новикованың вәкаләте озайтылды.

Рәмис Сафиуллов җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Сезнең тарафтан район өчен, безнең киләчәк өчен күп нәрсәләр эшләнде. Без сезнең үрнәкне күз уңында тотарга тырышачакбыз”.

“Атлантида” хатын-кызлар клубы (җи­тәкчесе Нина Новикова – рәсемдә) ТР буенча “Россия пенсионерлар берлеге”нең Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Рәхмәт грамотасына лаек булды; “Анданте” дуэты (Вера Скурихина һәм Евгения Старшинина), “Ивушка” ансамбленең сәнгать җитәкчесе Наталья Пигилова, “Атлантида” вокаль төркеменең сәнгать җитәкчесе Тамара Яшукова ТР буенча “Россия пенсионерлар берлеге”нең Гомумроссия иҗтимагый оешмасы төбәк бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев