Республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана
Көн темасы

Республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы саклана

Көндез 14 градуска кадәр җылы булачак.

(Тәтеш, 2 май, "Тәтеш таңнары").  Бүген, 2 майда, Татарстанда болытлы, салкынча һәм яңгырлы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республикада яңгыр булачак. Шул ук вакытта төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +1дән +6 градуска кадәр, тәүлекнең якты вакытында һава 9-14 градуска кадәр җылыначак.


Нет комментариев