Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ришвәт шәхесне юкка чыгара

«Авангард» газетасы редакциясендә «Коррупция балалар карашы аркылы» дип исемләнгән район күләмендәге рәсемнәр конкурсына нәтиҗә ясалды.

Җиңүчеләрне Тәтеш районы прокуроры урынбасары Александр Гаюн бүләкләде һәм аларга сертификатлар тапшырды. Өченче урын шәһәрдәге 2нче мәктәптән Андрей Юркинга бирелде. Ул рәсем өчен нигезне Интернеттан алуы, әлеге мәсьәлә буенча үзенең күзаллавын өстәве, буяулар белән күренешне мөстәкыйль рәвештә ясавы белән уртаклашты. Икенче урынны алган Диана Козлова үз рәсеме өстендә әнисе Ксения белән бергә эшләгән. Башта әнисе кызы белән ришвәтнең нәрсә икәнлеге, аның белән ни өчен көрәшергә кирәклеге хакында әңгәмә уздырган, карандаш белән ясала торган сурәттә нәрсә булачагы хакында уйлаганнар. 
Конкурста җиңгән Килдеш урта мәктәбеннән Диана Абмаева үзенең сыйныф җитәкчесе Татьяна Кириллова белән бергә килде. Педагог уртаклашканча, алар мәктәбендәге укучыларның мондый конкурсларда беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Ул Дианага күренешне сайлауда ярдәм иткән, һәм кыз акварель кулланып, рәсемне үзе ясаган. 

— Әлеге конкурс балаларда ришвәткә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, ришвәткә каршы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен үстерүне тәрбияләү максатларында үткәрелә, — дип билгеләп үтте Александр Гаюн, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Рәсемнәрнең берсенә «Ришвәт шәхесне юк итә» дип язылган иде. Чынлап та, бу шулай. Яманлык аздан башлана, үсеш ала, һәм кагыйдә буларак, аның нәтиҗәләре начар була. Барлык рәсемнәр дә тирән эчтәлекле, иң яхшыларын сайлап алу җиңелләрдән булмады, мәктәп укучылары иҗади сәләтләрен һәм мондый күренешкә карата үзләренең тискәре мөнәсәбәттә булуларын күрсәттеләр. Шул рәвешле укучыларда хәзерге җәмгыятьтә ришвәт проблемасына игътибар җәлеп ителә, мәктәп укучыларының социаль активлыгы арта һәм ришвәтчелеккә каршы культура булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев