Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов: "Балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен иде"

1 июнь – Балаларны яклау көне

(Тәтеш, 1 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Кешеләр үз ­балаларын чын күңелдән һәм йө­рәк җылысын кушып тәрбияләгәндә генә җәм­гыятьнең киләчәге бар. Без гаилә, хакимият органнары, иҗтимагый оеш­малар, белем бирү учреж­дениеләренең көчен бер­ләштереп кенә балаларыбызга игътибар, ярату, кайгыртучанлык күрсәтә, алар­га тулысынча кызыклы тормыш тәэмин итә алабыз. 

Үсеп килүче буынны кайгырту – районыбызның со­циаль сәясәтендә иң мө­һим юнәлеш. Үзен балалар тәрбияләүгә багышлаган, тәрбиягә алган балаларны  кайгырткан ата-аналарга  рәхмәт белдерәм.

Балаларыбыз сәламәт һәм бәхетле булып үссен иде! Бәйрәм белән, кадерле балалар! Хөрмәтле өлкәннәр, балаларны саклагыз, яратыгыз һәм хөрмәтләгез”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләргә әйтелгән үзенең мөрәҗәгатендә.    
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X