Татарстанда - буран
«Автодор» буран сәбәпле машинада М1, М4, М11 һәм М12 трассаларына чыкмаска чакыра.
«Автодор» 17 һәм 18 гыйнварда буран аркасында машина йөртүчеләрне берничә трасса буйлап сәфәргә чыгудан тыелып торырга чакыра.
Әйтик, синоптикларның фаразлары буенча, бүген һәм иртәгә түбәндәге трассаларда көчле буран көтелә:
М1 «Беларусь», М-3 «Украина» трассалары һәм Үзәк боҗралы автомобиль юлының буеннан буена;
Мәскәү, Тула, Липецк һәм Воронеж өлкәләрендә М4 «Дон» трассасында;
Мәскәү һәм Тверь өлкәләрендә М11 «Нева» трассасында;
Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә М12 «Восток» трассасында.
Буран аркасында М12 трассасында хәрәкәт чикләнүе турында элегрәк хәбәр ителгән иде.
фото: Татар-информ
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/avtodor-buran-sabaple-masinada-m1-m4-m11-ham-m12-trassalaryna-cykmaska-cakyra-5881878
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев